ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Үзбәкстан Президенты Татарстанда проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен үрнәк итеп куйды

19 октябрь 2018, 20:28 , Фото: kremlin.ru

Үзбәкстан Президенты Татарстанда проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен үрнәк итеп куйды Татарстан вәкилләре тугандаш республикага минераль ашламалар һәм фармацевтика препаратлары җитештерүне оештырырга ярдәм итте.

(Казань, 19 октября, «Татар-информ»). Үзбәкстан белән Россия Федерациясе арасындагы беренче Төбәкара хезмәттәшлек форумында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Татарстан белән эшлекле хезмәттәшлек тәҗрибәсен иң уңышлыларның берсе, диде. Президент чыгышын Россия телеканаллары трансляцияләде.

«Югары технологияле уртак производстволарны булдыру буенча көчләрне үстерергә, ихтыяҗ булган продукцияне чыгару өчен кооперацияне киңәйтергә һәм өченче илнең базарларын үзләштерергә кирәк.

Нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең берничә мисалын китерәм. Бу Үзбәкстан төбәкләрендә Иваново өлкәсе компаниясе катнашында текстиль кластерын булдыру, Ташкент өлкәсендә Татарстан партнерлары белән бергә химик ашламалар һәм Каракалпакстанда фармацевтика препаратлары җитештерү», – диде Шәүкәт Мирзиёев.

Үзбәкстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар, ведомстволар, төбәк җитәкчеләре бу проектларны чынга ашыруда һәрьяклап ярдәм итәчәк, диде ул.

РФ Президенты Владимир Путин Россия һәм Үзбәкстан төбәкләре арасында эшлекле элемтәләрне үстерү турында әйтте. «2017 елда товар әйләнеше 34 процентка, гыйнвар-августта тагын 30 процентка арткан. Россия субъеклары белән Үзбәкстан өлкәләре арасында элемтәләр ныгуын һәм төрлеләнүен күрәбез», – диде дәүләт башлыгы.

Үзбәкстан белән Россия Федерациясе арасындагы беренче Төбәкара хезмәттәшлек форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10