ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Хозур" нәшрияты Ш.Мәрҗани хезмәтен рус теленә тәрҗемә итеп чыгарды

19 октябрь 2018, 21:15 , Фото: dumrt.ru

Басмада фикһ, асторономик һәм математик исәпләүләр буенча ураза һәм бәйрәм көннәрен билгеләү мәсьәләләре карала.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты атаклы татар дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең "Хакк әл-мәгърифә вә хусн әл-идрак би-ма йалзам фи вүҗүб әл-фитр вә-л-имсак" хезмәтен рус телендә нәшер итте. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап рус телендә  "Книга истины познания и прекрасного осознания о причинах обязательности разговения и поста" исеме белән чыкты.

Күренекле татар дин әһеле тарафыннан язылган әлеге хезмәт беренче тапкыр Казанда 1297/1878 елда, аннан соң 1880 елда басыла. Ул бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки анда фикһ мәсьәләләре, аерым алганда, асторономик һәм математик исәпләүләр буенча ураза һәм бәйрәм көннәрен билгеләү мәсьәләләре карала. Бу барлык мәхәллә муллаларының теге яки бу дини гыйбадәтләрне бер үк вакытта башкаруы өчен дә кирәк, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10