ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар яшьләре татар театрына бәби-театр форматын активрак кертергә тәкъдим итә

19 октябрь 2018, 19:30

Казанда TAT CULT LAB/театр театраль лабораториясе үтә.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова}. Татар иҗатчы яшьләре татар театрына бәби-театр форматын активрак кертергә тәкъдим итә. Бүген TAT CULT LAB/театр театраль лабораториясенең эскизлары "Киләчәк теле" һәм "Зөһрә" нәниләр спектакльләре белән башланып китте. Бәбиләр өчен куелган спектакль эскизларын бәяләргә нәниләр белән әниләр килгән иде.

TAT CULT LAB/театр театраль лабораториясе эскизлары бүген "Мәскәү" мәдәният үзәгендә бара. Театр дөньясында экспериментлар ясап карарга омтылган яшьләр театр сәнгатенең төрле юнәлешләре буенча алты эскиз әзерләгән. Эскизларны Мәскәүдән һәм Петербургтан чакырылган театр тәнкыйтьчеләре дә карый.

Бәби-спектакль эскизының сюжеты балаларның ни рәвешле туган телләрен өйрәнүләре турында сөйли. Авторлар исә милли телгә заманча образ булдырырга омтылыш ясый. Эскиз өй театры форматында ясалган иде. Эскизның режиссеры Алмаз Садриев. Икенче эскиз өчен Зөһрә кыз турында татар халык әкияте алынган. Әкиятне шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигъри формага салган. Режиссеры - Ксения Шачнева.

Театр белгечләре бәби-театр эскизларына югары бәя бирделәр, аларны әзерләп бетереп тамашачыга чыгарырга тәкъдим иттеләр.  

  • Театраль лабораториянең темасы - шәһәр татар мәдәнияте. Кураторы - Нияз Игъламов. Чараны Yammy Muzic лейблы оештыра. Җитәкчесе - Ильяс Гафаров.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10