ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Голливуд йолдызы Лесли Стивенс татар телен җырлар аша өйрәнә

19 октябрь 2018, 20:12 , Фото: Ильнар Тухбатов

Голливуд йолдызы Лесли Стивенс татар телен җырлар аша өйрәнә

Лесли Стивенс Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең сайлап алу турында татарча җырлаячак.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең сайлап алу турында Лесли Стивенс “Күбәләк” җырын башкарачак. Голливуд кино йолдызы татар телен җырлар аша өйрәнгән. Бу хакта бүген ул “Татар-информ”да фестивальне оештыруга багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Фестивальдә катнашыр алдыннан татар тарихы белән таныштым, ләкин барысын да тирәнтен өйрәнү өчен шактый вакыт кирәк. Мин татар телендә берничә сүз өйрәндем. Җырчы Зәринә Вильданова миңа WhatsApp челтәре аша җырлар җибәрде. Фестивальдә без аның белән дуэтта чыгыш ясыйбыз. Гомумән, татар телен җырлар аша өйрәнәм. Фестивальдә мин “Күбәләк” җырын башкарам. Аның эчтәлеген бик яхшы беләм, әлеге җырда күбәләк һәм чәчәкләр турында җырлана. Бу җыр мине канатландырды”, - диде ул.

Лесли Стивенс әйтүенчә, татар телен һәм җырларын өйрәнү мавыктыргыч күренеш. “Татар җырында кайбер тавышлар, хәрефләр башка төрле яңгырый. “Р” хәрефе француз һәм инглиз телендә бөтенләй башкача яңгырашта. Ләкин музыканы ишетеп, кат-кат кабатлаганнан соң, бу бик кызык шөгыльгә әверелә. Минем өчен татар җырын өйрәнү катлаулы түгел, ә кызык булды”, - дип сөйләде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10