ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

"КАМАЗ" Мәскәүгә 600 автобус җибәрәчәк

19 октябрь 2018, 20:44

Татарстанның беренче автобусларын "Мосгортранс"ка агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында тапшыру планлаштырылган.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). “КАМАЗ”  оешмасы 2018-2020 елларда Мәскәүнең “Мосгортранс” дәүләт унитар предприятиесенә 7,9 млрд сумга  600 данә чамасы автобус бирәчәк. Бу турыда дәүләт сатып-алулары порталы мәгълүматларына сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

“КАМАЗ” бердәнбер гариза биреп, беренче аукционда җиңде һәм күп кеше сыйдырышлы 596 автобус, шул исәптә инструктор кабинасы булган 30 автобус сатып алырга тәкъдим иткән, дип хәбәр итә агентлык.

Барлык автобуслар дизель ягулыгында эшли һәм 85 кешегә исәпләнгән. Автогигант шулай ук йөртүчеләрне һәм персоналны күчмә составны ремонтлау һәм файдалану үзенчәлекләренә өйрәтергә тиеш була.

Автобусларны өч этапта озатачаклар: беренчесе 10 ноябрьдән  31 декабрьгә кадәр билгеләнгән, икенчесе - 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 майга кадәр, өченчесе – 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

  • Сентябрь башында Мәскәү урамнары буйлап "КАМАЗ” электробуслары йөри башлады. Аларның һәрберсенә 85 пассажир сыя һәм 30 кеше утырып бара ала. Татарстанда җитештерелгән электробусны беренчеләрдән булып Мәскәү мэры Сергей Собянин сынап карады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10