ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада мең квадрат метрдан зуррак мәйданда чүплектә пыскып ятучы янгынны сүндерәләр

19 октябрь 2018, 18:16 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Түбән Камада мең квадрат метрдан зуррак мәйданда чүплектә пыскып ятучы янгынны сүндерәләр Прости авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан каты көнкүреш калдыклары өеме пыскып ята.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында 1,5 мең квадрат метрда мәйдандагы чүплектә пыскып ятучы янгынны сүндерү эшләре бара. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 16.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Прости авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан каты көнкүреш калдыклары пыскып ятуы турында хәбәр иткәннәр.

Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре һәлакәт урынында 1,5 мең квадрат метр мәйданда каты көнкүреш калдыклары пыскып ятуын ачыклаган.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре чүплекне туфрак белән күмү өчен төркем оештырырга карар кабул иткән. Россия Федерациясе табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте Һәм Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җил искән яктан һава анализын алган.

Хәзер чүп-чарны сүндерүгә 14 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10