ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Нижневартовскидагы Татар милли мәдәни автономиясе җитәкчесенә дәүләт премиясе бирделәр

19 октябрь 2018, 21:51 , Фото: tatar-congress.org

Нижневартовскидагы Татар милли мәдәни автономиясе җитәкчесенә дәүләт премиясе бирделәр 100 мең сум күләмендәге премияне Югра губернаторы Наталья Комарова тапшырган.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Нижневартовск шәһәренең “Мирас” “Татар милли мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаэль Мөхәммәтҗановка дәүләт премиясе тапшырдылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рафаэль Мөхәммәтҗанов “ХМАО-Югра өлкәсендә этникара үсешенә өлеш кертү өчен” премиясенә лаек булган. 100 мең сум күләмендәге премияне Югра губернаторы Наталья Комарова тапшырган.

Бүләкләү тантанасы “Күпмилләтле Югра” Милләтләр берлеге төбәк форумы кысаларында узды, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10