ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

"Россия лидерлар"нда җиңгән Татарстан кызы миллионлык грантны Сколковода укуга тоткан

19 октябрь 2018, 17:41 , Фото: Александр Эшкинин

Александра Лебедева ике миллион сумлык программа буенча апрельдән башлап белем ала.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Динара Прокопьева). “Россия лидерлары” идарәчеләр бәйгесендә җиңеп, миллион сум алган Татарстан кызы Александра Лебедева грантны Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбендә уку өчен сарыф иткән. Бу турыда ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Россия лидерлары” бәйгесендә алган 1 миллион сумнан тыш, миңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын бер миллион бирде. Апрельдән бирле Сколковода «Коучинг первых лиц» программасы буенча укуга 2 млн сум сарыф иттем”, - дип сөйләде ул.

Лебедева сүзләренчә, аңа идарәче буларак программа кайсы якка үзгәрергә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Сколковода белем алу зирәк осталыкны үстерүгә йогынты ясый, диде Александра Лебедева.

"Россия лидерлары" җиңүчесе сүзләренчә, миллионлык грант аның өчен төп этәргеч булган. Грант алганнан соң, Лебедеваның хыялы чынга ашкан.

  • Идарәчеләр өчен беренче тапкыр оештырылган "Россия лидерлары" бәйгесенең финалы 2018 елның февралендә Сочида булды. 103 җиңүче арасында Татарстан кызы Александра Лебедева да бар. Бәйгегә бөтен Россиядән барысы 200 дән артык идарәче теркәлгән иде.
  • 24 октябрьгә кадәр 2018-2019 елларда "Россия лидерлары" бәйгесенә теркәү дәвам итә. Узган елдагы кебек үк, финалга чыгучылар үзләре сайлаган уку программасы өчен 1 миллионлык грант алачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10