ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 15 яшьлек кызга карата сексуаль гамәлләр кылуда гаепләнүче ирне кулга алдылар

19 октябрь 2018, 15:11 , Фото: Елена Кривопатре

Казанда 15 яшьлек кызга карата сексуаль гамәлләр кылуда гаепләнүче ирне кулга алдылар Суд Виктор Монаховны сак астына алу турында карар чыгарды, ул алдагы ике айны тикшерү изоляторында үткәрәчәк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бүген Казанның Мәскәү районы суды 49 яшьлек Виктор Монаховны кулга алды. Ул 15 яшьлек кызга карата сексуаль характердагы гамәлләр кылуда гаепләнә.

Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныган, моңарчы беркайчан да моны эшләмәвен, ул көнне бераз шәраб эчүен әйткән. Үзен мондый адымга барырга нәрсә этәрүен аңлата алмаган.

«Мин аны көчләргә теләмәдем», - дип сөйләгән Монахов журналистларга.

Суд Монаховны сак астына алу турында карар чыгарды, ул алдагы ике айны тикшерү изоляторында үткәрәчәк.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 17 октябрьдә лифтта бер ир-атның 15 яшьлек кызга һөҗүм итүе хакында хәбәр иткән иде. Ул аңа башта янаган, шуннан соң сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Өенә кайткач, кыз әлеге хәл турында әнисенә сөйләп биргән. Әни кеше шунда ук полицейскийларны чакырткан. Ир-атны тиз арада табып кулга алганнар. Аның даими эш урыны булмавы ачыкланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10