ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Курган өлкәсе татарлары милли бәйрәмнәр, йолалар һәм уеннар фестиваленә әзерләнә

19 октябрь 2018, 12:44

Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә оештырыла.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә «Традиция белән тәрбияләү» дигән төбәк конференциясенә әзерлек эшләре бара. Ул Урал аръягында яшәүче татарларның милли бәйрәмнәре, йолалары һәм уеннары Ачык төбәк фестивале кысаларында оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урал аръягында яшәүче татарларның милли бәйрәмнәре, йолалары һәм уеннары Ачык төбәк фестиваль-бәйгесе татар халкының традицион мәдәниятен сакларга һәм үзенчәлеген ачып бирергә ярдәм итә. Яңадан торгызылган йолалар, бәйрәмнәр һәм уеннар яшь буынга үз ата-бабаларының традицияләренә җаваплы мөнәсәбәтне күрсәтә. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә оештырыла.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10