ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «зебра»да машина бәрдергән баланы хастаханәгә озатканнар

19 октябрь 2018, 13:06

«Хендэ» автомобилен идарә итүче 22 яшьлек егет Беломорская урамында 8 яшьлек малайны бәрдергән.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «зебра»да машина бәрдергән баланы хастаханәгә озатканнар. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә көндез «Хендэ» автомобилен идарә итүче 22 яшьлек егет көйләнмәгән җәяүлеләр кичүендә 8 яшьлек малайны бәрдергән. Юл һәлакәте Беломорская урамындагы 108нче йорт каршында булган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган малайны хастаханәгә озатканнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10