ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда «ТТС» компаниясенең төп офисында тентү үткәрелгән

19 октябрь 2018, 12:27

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Фәрһат Латыйповның законсыз гамәлләре тентү үткәрү өчен төп нигез булган.

(Чаллы, 19 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «ТТС» компаниясенең төп офисында тентү үткәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Оператив-тикшерү төркеме миллиардер-эшкуар, ТР Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Зубаревның компаниясенә тентү белән килгән.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Фәрһат Латыйповның законсыз гамәлләре тентү үткәрү өчен төп нигез булган. Хокук сакчылары фаразлавынча, 2013 елда ул Зубарев холдингы хезмәткәрләре белән сүз куешкан һәм нәтиҗәдә «ТТС» компаниясе аукцион үткәреп тормыйча гына мәйданы 7 мең квадрат метр тәшкил иткән җир кишәрлегенә ия булган.

Дәүләткә китерелгән зыянның күләме 50 миллион сум белән бәяләнә. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, «Вазифаи вәкаләтләрдән законсыз файдалану» һәм «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10