ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабугадагы авариядә машина йөртү хокукы булмаган хатын-кыз шофер үлгән

19 октябрь 2018, 12:08 , Фото: соцсети

Алабугадагы авариядә машина йөртү хокукы булмаган хатын-кыз шофер үлгән Поспелово авылы янында «Лада» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Форд Фокус» белән бәрелешкән.

(Алабуга, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). 18 октябрьдә кичке сәгать тугызда М7 трассасында Алабуга районының Поспелово авылы янында килеп чыккан авариядә 31 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Мәрхүмә хатын машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган. Бу хакта бүген Алабуга районы ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 11нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче хатын-кыз, ярдәмче юлдан чыгып барганда, чатны үтеп киткән һәм каршы як полосадан барган «Форд Фокус» белән бәрелешкән. Бу машина белән Чаллыда яшәүче 30 яшьлек ир-ат идарә иткән. Чит ил автомобиле Казанда яшәүче 62 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Приора»га килеп кергән.

Юл һәлакәтендә зыян күргән чит ил автомобиле пассажирын Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. 11нче модель «Лада» автомобилен идарә иткән хатын-кыз ашыгыч ярдәм каретасында үлгән. Авариядә гаепле хатын-кызның машина йөртү таныклыгы булмаган.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10