ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театрында Зиннур Хөснияр әсәре буенча куелган "Ут чәчәге" спектакле премьерасы була

19 октябрь 2018, 17:14

Спектакльдә наркоманияне кеше-үрмәкүч герое аша сурәтлиләр.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). 26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Зиннур Хөснияр әсәре буенча куелган «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Әсәрнең темасы – наркомания. Режиссер буларак, мин баланың наркотикларны ничек кулланганын күрсәтәсем килмәде. Шуңа без хореограф Нурбәк Батулла белән әлеге процессны бию аша башкарырга булдык. Тату сәнгатендә пәрәвез һәм үрмәкүч сурәте наркоман дигәнне аңлата. Спектакльдә без ул образны кулланып, наркоманияне кеше-үрмәкүч герое аша күрсәттек», - дип сөйләгән режиссер Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.

Төп герой Мәликә әтисе үлеменнән соң бу чынбарлык белән яши алмый башлый, аның яратасы һәм яратыласы килә, тик моңа башка дөньяда гына ирешергә мөмкин дип уйлый. Җитмәсә, әнисе дә шәхси тормышы белән генә мәшгуль. Мәликә наркоманга әверелә...

  • Спектакльнең рәссамы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, композиторы – Нурзадә Вәлиуллина, балетмейстеры – «Алтын битлек» премия лауреаты Нурбәк Батулла.
  • Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнара Абитова, Гөлнара Фазылҗанова, Рузанна Хәбибуллина, Альбина Гайзуллина, Гөлназ Галимуллина, Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев, Алсу Шакирова, Илназ Хәбибуллин, Алсинә Закирова, Рәис Әхмәтзакиров.

Башлана 18.30 сәгатьтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10