ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сызрань, Тольятти, Новокуйбышевск шәһәрләре, Гали авылы «Татарча диктант» акциясенә кушыла

19 октябрь 2018, 10:15

Проектта катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылачак, диктантны яхшы билгеләргә язучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Сызрань, Тольятти, Новокуйбышевск шәһәрләре һәм Гали авылы 27 октябрьдә «Татарча диктант» акциясенә кушыла. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Проектта катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылачак, диктантны яхшы билгеләргә язучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Быел акциянең масштабларын һәм географиясен киңәйтү күздә тотыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Диктант язу Самара шәһәренең «Яктылык» аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбендә 10.00 сәгатьтә, Самара өлкәсенең «Халыклар дуслыгы йорты»нда 15.00 сәгатьтә башлана.

Сызрань татар мәдәнияте үзәгендә диктант язу 15.00 сәгатьтә башлана. Татар теле укытучысы Суфия Әмирова акциядә катнашучыларга алдан тәкъдим ителгән текстны укыячак.

Новокуйбышевск шәһәрендә акция А.С.Пушкин исемендәге үзәк китапханәдә узачак. Тольятти шәһәрендә диктантны Татар милли-мәдәни автономиясе үзәгендә язачаклар. Чара 15.00 сәгатьтә башлана.

Гали авылы китапханәсендә диктантны 10.00 сәгатьтә яза башлыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10