ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк

19 октябрь 2018, 09:48

Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк 2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 ел ахырына кадәр фельдшер-акушерлык пунктлары саны 457гә җитәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүгенге көндә 44 фельдшер-акушерлык пункты югары әзерлек дәрәҗәсендә, аларның 2018 ел ахырында файдалануга тапшыру күздә тотыла», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ерак авылларда яшәүчеләргә сыйфатлы һәм үтемле медицина хезмәте күрсәтүне максат итеп куя.

  • Биш ел эчендә Татарстанда гомуми бәясе 1,03 миллиард сум тәшкил иткән 413 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. 2017 елда 42 модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10