ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда янгын чыгу куркынычы булган чор тәмамланды

19 октябрь 2018, 09:34 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда янгын чыгу куркынычы булган чор тәмамланды Хәзерге вакытта янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны яңарту эшләре бара.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). 15 октябрьдән башлап Татарстан территориясендә янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлык хезмәткәрләре урманнарда янгыннарга бәйле вазгыятьне көндәлек режимда тикшереп тору эшен дәвам итәчәк. Агач әзерләнә һәм кисенте калдыкларын яндыру эше башкарыла торган урыннарда патруль тәэмин ителәчәк. Урман хуҗалыкларындагы 23 янгын сүндерү-химия станциясендә янгын сүндерү һәм инженер техникасы буенча профилактика һәм ремонт эшләре башланды. 2019 елда янгын куркынычы янаган яңа чорга әзерлек эшләре бара. Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яңартыла диелгән әлеге хәбәрдә.

  • 2011-2018 еллар чорында төбәктә бер генә урман янгыны да чыкмады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10