ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә күп сатыла торган тотылган машина исеме билгеле

19 октябрь 2018, 08:44

Әлеге исемлеккә Ford Focus (4 урын) һәм Hyundai Solaris (10 урын) та кергән.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә тотылган автомобильләр базарында иң популяр машина булып "Лада Приора" танылган. Ул чама белән 238 мең сум тора. Бу турыда "За рулем" басмасына сылтама белән "Известия" хәбәр итте.

Күп сатыла торган тотылган машиналар унлыгына ике иномарка кергән. Болар Ford Focus (4 урын) һәм Hyundai Solaris (10 урын).

Әлеге исемлектә иң арзанлы машина - ВАЗ-2107, аның уртача бәясе 64 мең сум чамасы. Иң кыйммәтле тотылган машина Hyundai Solaris, уртача бәясе 508 мең чамасы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10