ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслим яшь белгечләрне кабул итте

19 октябрь 2018, 09:00 , Фото: muslumirc.ru/

Мөслим яшь белгечләрне кабул итте Район башлыгы Рамил Муллин кунакларны федераль һәм республика программалары кысаларында һәм җирле бюджет хисабына башкарылган эшләр белән таныштырды.

(Мөслим, 19 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). Мөслим Россиянең “Архитекторы.рф” белем бирү программасында катнашучы яшь белгечләрне кабул итте. Бу турыда район газетасы яза.

Агымдагы елның май аеннан башланып киткән әлеге программа яшь архитекторлар, шәһәр төзелеше, төзекләндерү һәм төбәкләр үсеше өчен җавап бирүче дәүләт хезмәткәрләре өчен бушлай белем бирү максатын күздә тота. Программаны ДОМ.РФ сайты һәм “Стрелка” медиа, архитектура һәм дизайн институты РФ Төзелеш министрлыгы ярдәме белән башлап җибәргән. Район башлыгы Рамил Муллин кунакларны федераль һәм республика программалары кысаларында һәм җирле бюджет хисабына башкарылган төзү-төзекләндерү эшләре белән таныштырды. Яшь белгечләр гади авыл хуҗалыгы районында формалаштырган уңай шәһәр мохитенә соклануларын белдерделәр. Мөслим мисалында Россиядә авылда да яхшы шартларда яшәп була икән дигән фикер белән киттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10