ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнә авылларында волонтерлар авыруларны кабул итте

19 октябрь 2018, 06:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнә авылларында волонтерлар авыруларны кабул итте IV курс студентлары волонтерлык белән бәйле рәвештә практикага еш баралар икән.

(Әтнә, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районы Күәм һәм Чишмәле Сап авылларының фельдшер-акушерлык пунктларында Казаннан килгән махсус кунаклар – волонтерлар хасталап килгән авыл халкын кабул иттеләр, дип яза җирле басма.

IV курс студентлары волонтерлык белән бәйле рәвештә практикага еш баралар икән. Уку йортында волонтерлык хәрәкәте киң җәелгән. 

Волонтер кызлар Казанга Россиянең ерак почмакларыннан килгәннәр. Хади Бекова, әнә, Кабардино-Балкариядән үк. Амуланга Молоканова, Алена Курюлина, Ләйсән Мотыйгуллина бирегә килүләренә куануларын белдерделәр. Күәмдә Казаннан килүчеләргә күренергә теләп килүчеләр дә шактый иде.

Чишмәле Сапның фельдшер-акушерлык пунктында да волонтерлар каршы алды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10