ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты

18 октябрь 2018, 21:07 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты Бүгенге көндә Үзбәкстанда 200 меңнән артык татар кешесе яши.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка килеп төшү белән беренче эш итеп Үзбәкстан республикасында яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуга юнәлде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Республику Узбекистан

Очрашу Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитетында Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов катнашында узды.

  • Бүгенге көндә Үзбәкстанда 200 меңнән артык татар кешесе яши. Алар ил халкының якынча 1 процентын тәшкил итә. Үзбәкстан татарларының яртысы диярлек Ташкент шәһәрендә һәм Ташкент өлкәсендә яши.

"Без халыкларыбыз арасындагы татулыкка һәм үзара аңлашуга шатланырга тиешбез. Бу традицияләрне һәм тугандаш мөнәсәбәтләрне саклау – безнең киләчәктәге төп бурычыбыз», - диде Гуломҗон Ибраһимов очрашуда, һәм өлкә администрациясе татар диаспорасы белән ешрак аралашачак дип вәгъдә бирде. 

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Республику Узбекистан

“Һәр сәфәребездә без Үзбәкстан Республикасының уңай якка үзгәрешләрен күреп китәбез. Соңгы ике елда бигрәк тә. Шунысы куанычлы, әлеге кунакчыл илдә үзара аңлашу һәм килешеп яшәү саклана. Бу - татарларның Үзбәкстан иминлеге өчен башкалар белән беррәттән тырыш хезмәт куюларының чираттагы дәлиле. Шулай булмаганда җирле хакимият ягыннан яхшы мөгамәлә булмас иде”, - диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10