ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанның документаль фильмнары Мәскәү тамашачысына тәкъдим ителә

18 октябрь 2018, 20:54

23 октябрь көнне Татарстан киносы көне кысаларында, тамашачыларга өч кинотасма күрсәтеләчәк.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәү тамашачысы Татарстанда җитештерелгән документаль фильмнарны тамаша кыла алачак. Республикада төшерелгән кинотасмаларны 23 октябрь көнне Мәскәү Кино йортының Ак залында карарга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәрт итә. 
 
23 октябрь көнне Татарстан киносы көне кысаларында, тамашачыларга Светлана Серованың экология темасына багышланган "Пусть в доме нашем легко дышится", Салават Юзеевның "Кукмара егетләре", Ильдар Ягафаров һәм  Наталья Панкратованың "Град воскрешенный" фильмнары тәкъдим ителәчәк. 
 

Керү - чакыру билетлары буенча, диелә хәбәрдә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10