ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе юбилеенда танылган артистлар чыгыш ясаячак

18 октябрь 2018, 20:28 , Фото: архив/Рамиль Гали

Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе юбилеенда танылган артистлар чыгыш ясаячак Бәйрәм уңаеннан, 14 ноябрь көнне "Белемгә юл - Аллаһыга юл" дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәү Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә эшли башлауга ноябрь аенда 30 ел тула. Шул уңайдан, 14 ноябрь көнне танылган татар артистлары катнашында  "Белемгә юл - Аллаһыга юл" дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта чараның рәсми сайтында хәбәр ителә.  
 
Кунаклар каршында Россия Мөфтиләр шурасы җитәкчелеге, мәдрәсә тәмамлаучылар, Россия мәчетләре имамнары, танылган артистлар чыгыш ясавы көтелә. Әлеге исемлектә Ренат Ибраһимов, Филүс Каһиров, Ильяс Халиков, Айрат Сафин, Хадис Сабиев, Радик Яруллин, Камил Фәхретдинов, Азат Бикчурин  һ.б җырчылар бар. 
 
Тамашачылар өчен үзенчәлекле сюрпризлар әзерләнә. Шулай ук мәдрәсәнең 30 еллыгына багышлап уздырылган фотосурәтләр бәйгесенә дә нәтиҗәләр ясалачак, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10