ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Мәскәүдә "Балафест" фестивалендә җырлаячак

18 октябрь 2018, 19:36 , Фото: архив/Рамиль Гали

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Мәскәүдә Фестиваль программасы өч яшькә кадәрге балаларга җыр-уеннар аша милли тәрбия бирүне күз алдында тотып төзелгән.
(Казан, 18 октябрь,"Татар-информ"). Төгәл бер айдан, 18 ноябрь көнне, Мәскәүдәге татар балалары "Балафест" фестивалендә Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
Фестивальнең программасы өч яшькә кадәр булган балалар өчен әзерләнгән. Анда  килүчеләр өчен концерт, балалар кул эшләре күргәзмәсе, танылган татар шәхесләре портретлары күргәзмәсе, театральләштерелгән тамаша, татар  әкиятләре геройлары белән анимацияле уеннар, мастер класслар, лекторий, татарча мультфильмнар һ.б. әзерләнгән. Шулай ук, фестиваль кысаларында, хәйрия акциясе дә уздырылачак, диелә хәбәрдә. 
 
Чараның максаты - замана Мәскәү татарлары гаиләләре арасында милли горурлыкны арттыру; балаларны мәдәни мохиткә тарту; татар халкы тарихы, ризыклары, гореф-гадәтләре белән таныштыру. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10