ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры бюджет турында татарча чыгыш ясады

18 октябрь 2018, 17:41 , Фото: архив gossov.tatarstan.ru

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры бюджет турында татарча чыгыш ясады 2019 елга керемнәр - 54 миллиард сум күләмендә, чыгымнар 54 миллиард сумнан артык булыр, дип планлаштырыла. Дефицит – 41 млн сум.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты тәкъдим ителде. Фонд директоры Алсу Мифтахова бу хакта Дәүләт Советы утырышында татар телендә чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, 2019 елга керемнәр 54 миллиард сум күләмендә фаразлана. Бу – 2018 елга караганда, 4,4 миллиард сумга артык. 2019 елга Фонд бюджеты чыгымнары 54 миллиард сумнан артык булыр дип планлаштырыла. Бу – агымдагы ел дәрәҗәсеннән 8,4 процентка артыграк. Дефицит – 41 млн сум.

Алсу Мифтахова әйтүенчә, чыгымнарның 8,5 миллиард сумы социаль әһәмияткә ия булган медицина ярдәме төрләрен, югары технологияле медицина ярдәмен һәм гражданнарның ташламалы категорияләренә бушлай теш протезлары һәм колак аппаратлары ясау программасын бер каналлы финанслау өчен тотылачак. Чыгымнарның 45,5 миллиард сумы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасын тормышка ашыру өчен күздә тотыла.

“Онкология авыруларын дәвалауга тотыла торган чыгымнар күләмен арттыру күздә тотыла. Территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасында онкология авыруларын дәвалау һәм госпитальләштерү очраклары өчен беренче тапкыр җан башына 70 сумнан артыграк күләмдә уртача норматив билгеләнәчәк. Онкология ярдәме күрсәтү чыгымнары 2018 елдагы 2,8 млрд сумнан 2019 елда 4,3 млрд сумга кадәр артачак”, - дип белдерде Алсу Мифтахова.

Мәҗбүри медицина иминияте акчасы хисабыннан күрсәтелә торган югары технологияле медицина ярдәменә 1,9 млн сум күләмендә акча күздә тотыла. “Республика бюджетыннан күчерелә торган акчаларны исәпкә алып, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә чыгымнар 4,7 млрд сум тәшкил итәчәк”, - диде фонд директоры.

Закон проектына төзәтмәләр 26 октябрьгә кадәр кабул ителә, аннары ул икенче укылышта каралачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10