ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

18 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

18 октябрь 2018, 21:00

18 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Киләсе өч елга бюджет кабул ителде, татар теле кагыйдәләре махсус сайтта булачак, мәгариф темасына язучы журналистлар бәйгедә катнаша ала.

Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде/ 2018 елның гыйнвар-июль айларында уртача айлык хезмәт хакы, 8,6 процентка артып, 33 929 сум тәшкил иткән.

Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

Разил Вәлиев туган телне саклау өчен акча табуны саваплы гамәл дип атады/ Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе мәктәпләрне милли кадрлар белән тәэмин итәргә кирәклеген әйтте.

Разил Вәлиев туган телне саклау өчен акча табуны саваплы гамәл дип атады

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күләме арта/ Татарстанда берничә юнәлештәге чыгымнар буенча субсидияләр билгеләнәчәк.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күләме арта

Татар теленең барлык кагыйдәләре тупланган сайт ачылачак/ Бүген пунктуация өлеше әзер, орфография өлешен баету белән шөгыльләнәбез, диде проект җитәкчесе Илдар Әюпов.

Татар теленең барлык кагыйдәләре тупланган сайт ачылачак

Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары Рөстәм Миңнехановка кәшәкә бүләк итте/ “Динамо-Казан” ир-атлар командасы Россия суперлигасында - уналты, “Динамо-Гипронииавиапром” хатын-кызлар командасы беренче тапкыр җиңүче булды.

Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары Рөстәм Миңнехановка кәшәкә бүләк итте

Мәгариф һәм фән темасын яктырткан иң яхшы язмаларга V республика бәйгесе башлана/ Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 30 ноябренә кадәр матбугат чараларында яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

Мәгариф һәм фән темасын яктырткан иң яхшы язмаларга V республика бәйгесе башлана
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10