ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә татар теленә багышланган сөйләшү булды

18 октябрь 2018, 22:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗедә татар теленә багышланган сөйләшү булды Зиратларны төзекләндерү турында да сүз кузгатылды.

(Әгерҗе, 18 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Менделеев районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, районның имам-хатиблары катнашында зиратлар торышы һәм татар теленә багышланган зур сөйләшү булды.

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин бирегә җыелучыларны сәламләгәч, чара Коръән уку белән башланып китте. Аннары сүзне Казан кунагы Айрат хәзрәт Әюпов алды. Ул, Әгерҗегә килгәндә данлыклы мәдрәсәсе булган Иж-Бубыйга кереп, шушы авылда төзелүче сәүдәгәр Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗанов йорты белән танышуын, биредә тарихны һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча нинди эшләр башкарылуы белән танышуын әйтте.

Очрашуда зират юлларына вак таш җәю кирәклеген дә искәртте Казан кунагы Айрат хәзрәт Әюпов. Ришат Нурисламов хәзерге вакытта авыл эчләрендәге юлларның тәртипкә китерелүен, зиратка илтүче юлларга вак таш җәюне үзара салым акчасына башкарырга мөмкин булуын хәбәр итте.

Татар теле мәсьәләсе турында сүз кузгатылып татар мәктәпләрен кайтарырга кирәклеге турындагы фикер әйтелгәч, Вәсилә Сафиуллина безнең районда татар балаларының үз телләрендә белем алулары, туган телдә белем бирүче Исәнбай, Кадыбаш мәктәпләренең республикада гел алдынгылар сафында булулары турында сөйләде. Татарча укыган балаларның Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында рус теленнән 96-98 балл җыюларын да, районда мари һәм удмурт телләрендә укучы балалар да татар телен өйрәнүдән баш тартмавын да әйтте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10