ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Мәдәният

Разил Вәлиев мәдәният оешмаларында кайбер хезмәткәрләрнең эш хакы түбән булуын әйтте

18 октябрь 2018, 16:54 , Фото: http://gossov.tatarstan.ru

Разил Вәлиев мәдәният оешмаларында кайбер хезмәткәрләрнең эш хакы түбән булуын әйтте Югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итмичә, мәгариф, мәдәният учреждениеләренең эшен югары дәрәҗәдә җайга салу мөмкин нәрсә түгел, ди депутат.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев мәгариф һәм мәдәният оешмаларында эшләүче хезмәткәрләрнең кайбер категорияләренең хезмәт хакы түбән булуын әйтте. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе бу хакта алдагы өч елга бюджет турында закон проекты турында фикер алышулар барышында сөйләде.

Депутат соңгы елларда мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы сизелерлек дәрәҗәдә артуны уңай күренеш буларак әйтеп үтте. Ә шушы оешмаларда эшләүче башка хезмәткәрләрнең эш хакы артмавына борчылуын белдерде. «Авылда эшләүчеләрнең һәм техник персоналның хезмәт хакы шактыйга кимрәк. Җитмәсә, Хөкүмәтебез күптән түгел үзенең карары белән бухгалтерия һәм кадрлар белән эшләүче хезмәткәрләрне, инженерларны, юристконсультантларны, хәтта программистларны да техник персонал составына, димәк, иң аз хезмәт хакы алучы урам себерүчеләр һәм идән юучылар исемлегенә кертеп куйды. Ә бухгалтерияне һәм кадрлар бүлеген югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итмичә, югары белемле программистларны, инженерларны эшкә алмыйча, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең эшен югары дәрәҗәдә җайга салу мөмкин нәрсә түгел», - ди ул.

Разил Вәлиев мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемасы көннән-көн кискенләшә баруын билгеләп узды. «Әле кичә генә Кырымдагы Керчь каласындагы коточкыч хәлләрдән соң без бу мәсьәләгә игътибарны тагын да ныграк арттырырга, моның өчен бюджеттан тиешле күләмдә акча бүлеп бирергә тиешбез», - диде депутат.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10