ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Разил Вәлиев китапханәләрнең китап белән тәэмин ителеше 2019 елда хәл ителәчәгенә өметләнә

18 октябрь 2018, 16:35 , Фото: архив/Рамиль Гали

Разил Вәлиев китапханәләрнең китап белән тәэмин ителеше 2019 елда хәл ителәчәгенә өметләнә Ул бу максатларга Хисап палатасының 41,3 млн сум акча кирәклеге турында әйткәнен билгеләп узды.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев китапханәләрне китап белән тәэмин итү мәсьәләсе 2019 елда хәл ителәчәгенә ышанычын белдерде. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе бу хакта алдагы өч елга бюджет турында закон проекты турында фикер алышулар барышында әйтте.

«Банкны – акчасыз, кибетне – товарсыз, елганы балыксыз күз алдына китереп булмаган кебек, китапханәләрне китапсыз, газета-журналсыз хәрәкәткә китереп, эшләтеп булмый. Аллага шөкер, Президентыбыз ярдәме белән һәр елны республиканың мең ярым китапханәсенә газета-журналларга язылу өчен өстәмә акча бүлеп бирелә. Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларның 75 проценты турыдан-туры китапханәләргә җибәрелә. Китапханәләрне китап белән тәэмин итү буенча дәүләт стандартлары дәрәҗәсенә җитү өчен без узган елны бюджет проектыннан өстәмә акча сораган идек. Президент кушуы буенча республиканың Хисап палатасы бу мәсьәләне җентекләп өйрәнде һәм моның өчен 41,3 млн сум акча кирәклеге турында нәтиҗә чыгарды. Мин быелгы 2018 елда хәл ителмәгән мәсьәлә, ниһаять, киләсе 2019 елда үзенең чишелешен табар дигән өметтә калам», - дип белдерде Разил Вәлиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10