ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда Камал театры янында такси машинасы “ГАЗель”гә килеп бәрелгән

18 октябрь 2018, 16:15 , Фото: соцсети

Казанда Камал театры янында такси машинасы “ГАЗель”гә килеп бәрелгән Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Камал театры янында такси “ГАЗель”гә килеп бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Яндекс.Такси” һәм “ГАЗель” йөк машиналарының бәрелешүе бүген башкаланың Татарстан урамында көн уртасында булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә йөк машинасына һәм “Киа” чит ил машинасына җитди зыян килгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән кешеләр бар. Белгечләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10