ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Татарча диктант”ны онлайн язып булачак

18 октябрь 2018, 15:32 , Фото: Султан Исхаков

“Татарча диктант”ны онлайн язып булачак Диктантны Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты аша онлайн язарга була, диде Тәбрис Яруллин.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татарча диктант”ны өйдән чыкмыйча гына онлайн рәвештә дә язарга мөмкин. Бу хакта бүген журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтте.

“Ниндидер сәбәпләр аркасында, теләге булган кеше диктант язу урынына бара алмаса, аны өендә утырган килеш тә онлайн яза ала. Быел “Татарча диктант”ны онлайн рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты аша язарга мөмкин. Бу очракта диктант язучы кеше үзенә-үзе билге дә куя ала. Дөрес, бәяләү критерийларын филологлар әзерләде. Диктантны язып бетергәч, текст белән чагыштырып, хаталарны тикшерергә мөмкин”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, диктантны онлайн язучыларга ташламалар каралган. Алар җиңелрәк саналган “Нечкәбил” әкиятеннән өзек язачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10