ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин делегациясе составында Үзбәкстанга сәфәр кылачак

18 октябрь 2018, 14:16 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин делегациясе составында Үзбәкстанга сәфәр кылачак Татарстан Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттырырга ниялти.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге дәүләт визиты кысаларында Үзбәкстанга сәфәр кылачак. Ике ил арасында товар әйләнешен арттыру һәм төбәк хезмәттәшлеген киңәйтү сәфәрнең төп нәтиҗәләре булырга тиеш. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Бүген кич Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга юл тота, ул Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында эшләячәк. Иртәгә анда Россия һәм Үзбәкстан арасында беренче Төбәкара хезмәттәшлек форумы уза. Авыл хуҗалыгы форумның төп темасы булачак», - дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Үзбәкстан Россиянең 28 төбәге белән мөнәсәбәтләр урнаштырган, алар арасында Татарстан да бар. Республика ике ил арасындагы сәүдә әйләнешендә сизелерлек роль уйный.

Узган елда гына да Татарстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 92,7 миллион доллар тәшкил иткән – бу 2016 елдагы күрсәткечкә караганда ике тапкырга артыграк. Әмма Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнешенең потенциалы күпкә артыграк, диде спикер.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10