ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Быел гошер сәдакасының гомуми күләме 600 тоннага җиткән

18 октябрь 2018, 14:07 , Фото: Рамиль Гали

Быел гошер сәдакасының гомуми күләме 600 тоннага җиткән Иң актив районнар рәтендә беренче урында Балтач районы урнашкан.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Узган ел гошер сәдакасының гомуми күләме 160 тонна тәшкил итте, быел әлеге сан 600 тоннага кадәр җиткән. Иң актив районнар рәтендә Балтач (60 т) беренче урында бара. Бу хакта бүген 2018 елда Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм тарату нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова хәбәр итте.

“ТР мөселманнары Диния нәзарәте берничә ел рәттән гошер сәдакасын җыю буенча акция оештыра. Изге эш 29 сентябрьдә башланып китте һәм 15 октябрьдә Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания төгәлләнде. Узган ел гошер сәдакасының гомуми күләме 160 тонна тәшкил итте, быел әлеге сан 600 тоннага кадәр җитте. Димәк, җирлекләрдә авыл халкы белән эш алып барыла һәм иман-мөхтәсибләр халыкка гошер сәдакасының фазыйләтләре турында аңлаталар дигән сүз. Сөенечле күренеш, алга таба да әлеге эшне дәвам итәргә кирәк. Киләсе елларга мул уңыш алып, шушы уңышыбызның зәкатын кайтарырга насыйп булсын. Бәрәңге, чөгендер, кишер, бал, алма китерүчеләр бар. Компот һәм төрле кайнатмалар тапшыручылар да булган. Актив катнашкан районнарны билгеләп узасы килә. Иң алдынгылар рәтендә – Балтач (60 т) районы бара. Шулай ук Теләче (50 т), Балык Бистәсе (32 т), Саба (31 т), Арча, Кукмара, Әтнә (30шар т) районнары гошер сәдакасы тапшырган”, - диде ул үзенең чыгышында.

Нәтиҗәле эшчәнлек хакында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та әйтте. “Гошер сәдакасы җыю һәм тапшыру нәтиҗәле, оешкан төстә узды. Быел беренче тапкыр шундый хәл күзәтелә. Кая гына шалтыратып сорасак та “безгә җитте” – дип әйтәләр”, - диде ул.

  • Быел җыелган гошер сәдакасы хәйрия оешмаларына (“Ярдәм” тернәкләндерү үзәге һәм Диния нәзаратенең “Зәшкят” хәйрия фонды), Татарстанның дини уку йортларына (Россия ислам институты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Яр Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе, Кукмара, Мамадыш, Буа мәдрәсәләре, Р. Фәхреддин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе, шулай уку Урыссудагы “Фәнис” мәдәрәсәсе, Казан ислам колледже, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, Балтач районы Бөрбаш авылындагы “Ярдәм” меселман пансионаты, Түбән Камадагы Коръәнне өйрәнү үзәге, Таҗетдин Ялчыгол исемендәге Кама аръягы мәгърифәт үзәге һәм “Госмания” мәктәбе, социаль учреждениеләргә (Лаеш, Алабуга балалар йортлары, Арча районы Кенәр балалар йорты, Актаныш, тукай, Сарман, Ютазы, Әлки, Арча, Югары Ослан, Алексеевск һ.б районнардагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортлары, Юдино бистәсе инвалидлар җәмгыяте, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Түбән Камадагы “Ихлас” тернәкләнү үзәге, Бөтенроссия күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләр җәмгыятьләре, район хастаханәләре), шулай ук урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә таратылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10