ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Гошер сәдакасын тапшырырга теләүчеләр Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итә ала

18 октябрь 2018, 13:33 , Фото: Михаил Захаров/архив

Гошер сәдакасын тапшырырга теләүчеләр Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итә ала Кайчан тапшыру мөһим түгел, изге эшне яз һәм кыш аенда башкарсак та була, диде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Гошер сәдакасын кайчан тапшыру мөһим түгел, изге эшне кыш һәм яз айларында да башкарырга мөмкин. Иң беренче чиратта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта бүген 2018 елда Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм тарату нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев хәбәр итте.

“Ислам дине биш баганага корылган. Беренчесе – иман, икенчесе – намаз, өченче фарыз булган әйбер – зәкәт, аннан соң – ураза, бишенчесе – хаҗ. Һәр мөселман шушы биш фарызны үтәргә тиеш. Зәкәт – ул алтын-көмеш, җанлы маллардан һәм җирдә үскән уңыштан була. Зәкәт сәдакәсенең бер төре – гошер. Гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул. Кайбер кешеләр шәһәрдә, үзләренең фатирларында мул уңышны саклый алмаска да мөмкин. Шуңа күрә ятим, мохтаҗ кешеләргә илтеп тапшыруны ниятләргә кирәк. Кайчан тапшыру мөһим түгел, изге эшне яз һәм кыш аенда башкарсак та була. Иң беренче чиратта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - дип әйтте ул.

“15 октябрьдә Татарстанда Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания төгәлләнде. Гошер сәдакасы җыюның билгеләнгән аерым вакыты юк, шуңа күрә бу эш дәвам итә. “Минем өстемдә гөнаһ булып калмасын” – диючеләр бар икән, гошер сәдакасын турыдан-туры мохтаҗларга һәм тернәкләндерү үзәкләренә тапшырырга була. Шулай ук безнең ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, без кемнәрнең ярдәмгә мохтаҗ булуын әйтә алабыз", - дип сөйләде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10