ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Разил Вәлиев музыкаль театр кирәклеген әйтте

18 октябрь 2018, 12:22 , Фото: Рамиль Гали/архив

Разил Вәлиев музыкаль театр кирәклеген әйтте Бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк, диде депутат.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев музыкаль театр оештыру мәсьәләсен күтәрде. Парламент утырышында алдагы өч елга бюджет турында закон проекты буенча фикер алышулар барышында ул шул хакта әйтте.

«Инде менә ничәмә-ничә еллар буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлеклеләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль драма театры кирәклеге турында чаң суга. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма, бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Ә музыкаль драма жанрына заманында Салих Сәйдәшевләр, Кәрим Тинчуриннар тарафыннан нигез салынып, ул халык тарафыннан яратып кабул ителгән иде. Алар иҗат иткән әсәрләр әле бүген дә театр сәхнәләребезне бизәп тора. Ләкин заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен югыйсә миллиардлаган сум акчалар да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә», - дип әйтте Разил Вәлиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10