ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чистайда яшь мөслимәләр клубы эшли башлады

18 октябрь 2018, 16:46 , Фото: dumrt.ru

Чистайда яшь мөслимәләр клубы эшли башлады "Йәгез, кызлар!" яшь мөслимәләр клубына 7-16 яшьлек кызларны чакыралар.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Чистай мөхтәсибәтендә «Йәгез, кызлар!» яшь мөслимәләр клубы үз эшен башлап җибәргән. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче очрашуда шәһәрнең Ислам үзәгендә Светлана Ситдыйкова кул эше буенча мастер-класс оештырды. Ул кызларны яфраклардан үзенчәлекле бәйләмнәр җыярга өйрәтте. Кызларга мастер-класс бик ошады диелгән әлеге хәбәрдә.

"Йәгез, кызлар!" яшь мөслимәләр клубына 7-16 яшьлек кызларны чакыралар. Биредә аларга дини белем, кызыклы һәм файдалы күнекмәләр бирергә ниятлиләр. Клубның җитәкчеләре - Илһамия Шәрифуллина һәм Лиана Шаязданова. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10