ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рамил Гарифуллин Татарстан Милли китапханәсендә иҗади хисап тота

18 октябрь 2018, 12:00 , Фото: Михаил Захаров/архив

Рамил Гарифуллин Татарстан Милли китапханәсендә иҗади хисап тота Танылган психолог һәм психотерапевт "Казан-ностальжи" китабын тәкъдим итә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 18 октябрьдә 17.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль урамы, 33) танылган психолог һәм психотерапевт, Казан федераль (Идел буе) университетының Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллинның иҗат кичәсе узачак. Очрашуда авторның "Казань-ностальжи" дигән китабы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казань-ностальжи» дигән китабында автор көндәлек мәшәкатьләр, көнкүреш проблемаларыннан ял итәргә һәм үткәннәргә сәяхәт итәргә чакыра. Җыентыкта урын алган хикәяләрдә 1960 елларда Казан ишегалларында кайнаган тормыш һәм коммуналь фатирларда яшәгән кешеләр хакында бәян ителә.

  • Рамил Гарифуллин – танылган психолог һәм психотерапевт, Казан федераль (Идел буе) университетының Психология һәм мәгариф институты доценты, манипуляция психологиясе буенча китаплар авторы, кино һәм әдәбиятта психотерапевтик тикшеренүләр жанрына нигез салучы, сценарийлар авторы, режиссер, публицист, язучы һәм шагыйрь.

Кичәгә 16 яшьтән өлкәннәр (16+) чакырыла. Керү ирекле. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10