ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанга күченгән “Тәртиб FM”да хәзергә бер генә кеше эшли

18 октябрь 2018, 11:48

Туймазы районында эшен дәвам иткән “Тәртиб FM”ның атамасы да үзгәргән.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Башкортстанның Туймазы районына күченгән “Тәртиб FM” радиосында хәзерге вакытта бер генә кеше эшли. Бу хакта Туймазыдагы "Тәртип FM" радиосы мөдире Илшат Мирзагалиев “Татар-информ”га хәбәр итте.

“Әлеге вакытта “Тәртип Туймазы FM” радиосында мин берүзем эшлим. "Тәртип FM" радиосының мөдире, Dj һәм алып баручысы да мин үзем. Берүземә эшләргә авыр түгел. Чөнки әлегә тапшырулар алып бармыйбыз, берәр айдан башларга телибез”, - диде Илшат Мирзагалиев.

Мөдир, “Тәртип Туймазы FM” радиосына хезмәткәрләр кирәклеген әйтте. “Хәзерге вакытта радиога хәбәрчеләр һәм редакторлар эзлибез. Конкурс оештырып, сайлап алырдай мөмкинлек юк. Шуңа күрә, телне яхшы белгән, үз эшенең остасын алырга ниятлибез”, - диде Илшат Мирзагалиев.

Туймазыда радиога нигез салучы Фәнир Галимов “Тәртиб FM”ның исемен үзгәртүләре хакында сөйләде. “Казанда эшләп килгән “Тәртиб FM” ябылыр алдыннан аның җитәкчелеге белән килешү төзедек. Килешү буенча, радио эшчәнлеге тулысынча безнең кулга күчте. Радио Туймазы районында эшли башлагач, без аны “Тәртип Туймазы FM” дип үзгәрттек”, - диде атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнир Галимов.

Башкортстанга күченеп, “Тәртиб FM” үз тыңлаучыларын югалтмаган. “Монда күченгәнгә карап, тыңлаучыларыбыз кимемәде. Безне Башкортстанның Көнбатыш районнары һәм Татарстан тыңлый. Нигездә тапшыруларны татар телендә алып барачакбыз. Башкортстанда эш иткәч, башкорт телендә дә берәр сәгатьләп эшлибез”, - ди ул.

Фәнир Галимов радио үзенчәлеген саклап калачагын әйтте. “Радио хәзер 90.1 ешлыгында эшли. “Тәртиб FM”да заманча җырлар электән булмады. Монда һәрвакыт халык җырлары яңгырады, олылар өчен төрле проектлар алып барылды. Шушы форматтан күченмичә, булган проектларны саклап эш алып барырга уйлыйбыз. Ярты елдан бәлки яңалык кертә башларбыз”, - диде Фәнир Галимов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10