ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан җыелмасы өстәл теннисы буенча Россия Кубогында ике медаль яулады

18 октябрь 2018, 11:25 , Фото: fntrt.tatarstan.ru/

Татарстан җыелмасы өстәл теннисы буенча Россия Кубогында ике медаль яулады Ярышларның нәтиҗәләре буенча, Татарстан спортчылары икенче һәм өченче урыннарга лаек булды.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 13-17 октябрьдә Сочида ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында өстәл теннисы буенча Россия кубогында Татарстан җыелмасы көмеш һәм бронза медальләр яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларның нәтиҗәләре буенча, Татарстан спортчылары мактау баскычына ике тапкыр күтәрелде.

Составында Антонина Савельева, Анна Блажко, Екатерина Охотникова, Дарья Шадрина һәм Елена Абаимова булган хатын-кызлар командасы көмеш медальләр яулады.

Спортчылар Виталий Мурзин, Данила Травин, Вильдан Гадиев, Владислав Самсонов һәм Саъди Исмаиловтан торган ир-атлар командасы исә бронза медальләргә лаек булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10