ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Советы утырышы Керчьтагы фаҗига корбаннарын искә алу белән башланды

18 октябрь 2018, 10:28 , Фото: Александр Эшкинин

Дәүләт Советы утырышы Керчьтагы фаҗига корбаннарын искә алу белән башланды Фәрит Мөхәммәтшин фаҗига аркасында 20 кешенең гомере өзелгәнен әйтте.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашучылар Керчьтагы фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды. 

Керчь политехника көллиятендә кулдан ясалган җайланма шартлаган. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фаҗига аркасында 20 кешенең гомере өзелгәнен, 50 дән артык кешенең яраланганын билгеләп узды. «Бөтен ил белән бергәләп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутатлар корпусы, гаепсез һәлак булган яшьләр һәм педагогларның үлеме белән бәйле рәвештә, тирән кайгы кичерә. Зыян күрүчеләргә тизрәк тернәкләнү теләген җиткерәбез», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. 42 нче утырышның көн тәртибенә Президиум тарафыннан 33 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар керткән өстәмәләр белән, сораулар саны 45 кә җиткерелде. Транспорт комплексын үстерү буенча «Хөкүмәт сәгате» ноябрь аена кичектерелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10