ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рособрнадзорның Бөтенроссия киңәшмәсендә БДИ-2018 нәтиҗәләре хакында фикер алышачаклар

18 октябрь 2018, 10:23 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Рособрнадзорның Бөтенроссия киңәшмәсендә БДИ-2018 нәтиҗәләре хакында фикер алышачаклар Киңәшмә 18-20 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университеты мәйданчыкларында узачак.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). «2018 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре һәм 2019 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек» Бөтенроссия киңәшмәсенең икенче этабы 18-20 октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты мәйданчыкларында узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе С.С.Кравцов, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Т.Ю.Синюгина, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары А.А.Музаев, РФ субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10