ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Казан ЭКСПО" Россиянең күргәзмә комплекслары бишлегенә керергә дәгъва кыла

18 октябрь 2018, 10:11 , Фото: Михаил Захаров

Идел буендагы иң зур күргәзмә үзәге 2019 елның августында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). «Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәге федераль чаралар саны буенча Россия күргәзмә комплекслары бишлегенә керергә дәгъва кыла. Бу хакта күргәзмә комплексының рәсми материалларында хәбәр ителә.

  • Идел буендагы иң эре һәм Россиядә зурлыгы ягыннан икенче урынны биләгән «Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәге 2019 елның августында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк.

«Юллар 2018» халыкара күргәзмәсе «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында үткәрелгән тәүге чара булды. «Казан ЭКСПО» материалларыннан күренгәнчә, күргәзмә үзәге ел саен 500дән артык конгресс чарасы уздырырга ниятли.

  • «Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәге төзелешенә беренче таш 2015 елның мартында салынды. 75,8 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләгән корылма Казан аэропорты янында сафка бастырылды. Комплекс өч күргәзмә павильонын, 3 мең урынлы конгресс-холлны һәм 30 конференция залын үз эченә ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10