ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Спорт

Президент Россия чемпионнарын - Татарстанның чирәмдәге хоккей командаларын котлый

18 октябрь 2018, 08:44

Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" һәм "Динамо-Гипронииавиапром" командаларын Казан Кремленең Губернатор сараенда кабул итә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремленең Губернатор сараенда Чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионнары булуга ирешкән ике команданы берьюлы тантаналы рәвештә котлаячаклар. Татарстан Президенты үз резиденциясенең Ак залында "Динамо-Казан" һәм "Динамо-Гипронииавиапром" командаларын кабул итәчәк. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Динамо-Казан" ир-атлар командасы инде 16нчы тапкыр Россия чемпионы титулына ия булды. "Динамо-Гипронииавиапром" хатын-кызлар командасы көндәшләрен әле беренче тапкыр җиңде. Казан командасы сигез сезон рәттән җиңүне үз кулларында тоткан "Динамо-ЦОП Москомспорт" хатын-кызлар командасын пьедесталның югары баскычыннан төшерүгә иреште.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10