ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының 42нче утырышында катнашачак

18 октябрь 2018, 08:29

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары беренче укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 елларга кадәр план чорына республика бюджеты турында фикер алышачак.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 42нче утырышында катнашачак. Көн тәртибендә 33 мәсьәлә каралачак. Көн тәртибе проекты ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында чыкты.

Көн тәртибендә, өченче мәсьәлә буларак, халык депутатлары беренче укылышта "2019 елга һәм 2020-2021 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы закон проектын тикшерәчәкләр.

  • Татарстанның киләсе елга фаразланган бюджет кереме - 228 млрд сум, чыгымнар 232 млрд сумнан артык күләмдә булачак. Республика казнасы кытлыгы 4 млрд 151 млн сумнан артып китмәскә тиеш, дип ниятләнә.

Беренче укылышта шулай ук "Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” закон проектын тикшерү дә планлаштырылган. Утырышта Татарстан законнарының кайбер маддәләренә карата кертелгән үзгәрешләр турында да сөйләшү булачак.

"Республика бюджеты проекты Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, парламент тыңлауларында җентекләп тикшерелде, шулай ук муниципаль районнарда зона киңәшмәләре уздырылды. Быел бюджет проектын һәр комитет аерым карады. Киләсе елның бюджет кереме үтеп бара торган елдагыга караганда артыграк. Тулаем алганда, бюджет социаль мәсьәләләрне яклый. Бюджетның 70 проценты социаль юнәлешкә тотыла, халыкның яшәү шартларын кайгыртырга кирәк", - диде парламент башлыгы ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасында бәян ителгән тәкъдимнәрне тормышка ашыру максатыннан 2019 елга чаралар планын раслаганда.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10