ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие дин гыйлеме бирүдә заманча мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк, дип саный

18 октябрь 2018, 08:00 , Фото: http://dumrt.ru

Татарстан мөфтие дин гыйлеме бирүдә заманча мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк, дип саный Казан федераль (Идел буе) университетында "Пәйгамбәр мәктәбе” онлайн-мәдрәсә эшче төркеме утырышында укыту-методик проблемалар турында фикер алыштылар

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкның дини гыйлемен арттыру максатында бүгенге заманның барлык мөмкинлек һәм чараларын файдаланырга кирәк, дип белдерде. Ул бу турыда кичә, 17 октябрьдә, Казан федераль (Идел буе) университетында "Пәйгамбәр мәктәбе” онлайн-мәдрәсә эшче төркеме утырышында чыгыш ясаганда әйтте. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

  • "Пәйгамбәр мәктәбе" проектын “Сәет Кол Шәриф исемендәге Ислам цивилизациясе, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү” хәйрия фонды тормышка ашыра.

Утырышта катнашучылар алдында хәйрия фондының генераль ди⁠ректоры, Казан шәһәренең “Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы Габдеррәүф хәзрәт Зәбиров чыгыш ясады. Ул хәзерге вакытта проектны тормышка ашыру юнәлешендә эшләнелгән эшләр белән таныштырды. “Әлеге проектның әһәмияте бүгенге көндә шик-шөбһә тудырмый. Чөнки Татарстанда мәчет каршындагы курслар югары дәрәҗәдә эшли – барлыгы 763 мәчеттә укулар уза һәм дәресләргә барлыгы 20 меңнән артык кеше йөри.

Әмма Татарстанда дөньядагы татарларның бары 30 проценты гына яшәгәнлеген онытырга ярамый. Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә зур мәчетләр бар, әмма дәрес бирүче белгечләргә кытлык зур. Читтә иң зур проблема – укыту-методик ярдәмлекләр җитми, бердәм мәгариф стандартлары һәм программалар юк, системалы эш алып барылмый – ә бу исә төрле радикаль агымнар таралуына сәбәп була.

Башлангыч дини белемне онлайн рәвештә милләттәшләребезгә җиткерү өчен техник мөмкинлекләребез бар. “Пәйгамбәр мәктәбе” проектына иң яхшы белгечләрне җәлеп итәчәкбез, барлык видеодәресләр профессиональ студиядә яздырылачак. Дини экстремизмны булдырмый калу юлларын эзләгәндә безгә сыйфатлы һәм интернет аша дистанцион уку мөмкин булган белем бирүне алгы планга куярга кирәк. Без эшләгән онлайн-платформа аша Россиянең теләсә кайсы почмагыннан традицион ислам нормаларына туры килгән белем үзләштерү күздә тотыла”, – дип сөйләде Габдеррәүф хәзрәт.

  • Әлеге проект эшенә Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Россия ислам университеты белгечләрен җәлеп итү планлаштырыла.

“Пәйгамбәр мәктәбе” онлайн-мәдрәсә эшче төркем утырышында катнашып, дистанцион рәвештә белем алуга карата Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз фикер-тәкъдимнәрен белдерде. Ул шушы утырышны хуплап, үз сүзен Коръән аятьләрен укудан башлады. “Әлегә проект хәлендә булса да, бу идея кызыклы. Халыкның дини гыйлемен арттыру максатында бүгенге заманның барлык мөмкинлек һәм чараларын файдаланырга кирәк”, – дип белдерде Камил хәзрәт. Шул ук вакытта ул дин гыйлемен остаздан алу мөһимлеген ассызыклады. "Чөнки остаз белән күзгә-күз карашып, бер-береңнең тавышын ишетеп, турыдан-туры аралашып кына эзлекле дини белем алып була. Мондый мөмкинлекләрдән читтән торып уку рәвешендә файдаланып булмый, кызганычка каршы", - дип кисәтте мөфти хәзрәт.

Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Кәрибуллин, Россия ислам институтының укыту бүлеге җитәкчечесе Нәзирә Гыйззәтуллина катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10