ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Аксубай кызы самбо буенча Бөтенроссия ярышларыннан зур җиңү белән кайтты

18 октябрь 2018, 03:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубай кызы самбо буенча Бөтенроссия ярышларыннан зур җиңү белән кайтты Ольга Шугаева өченче урынны алды һәм Россиянең иң көчле өч самбочысы арасына керде.

(Аксубай, 18 октябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Мәскәү янындагы Раменск шәһәрендә дүрт көн дәвамында 2002-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Россия Беренчелеге ярышлары үтте. Татарстанның өч спортчысы белән бергә Ольга Шугаева Идел буе федераль округын тәкъдим итте, дип яза җирле басма.

56 килограммлы авырлык категориясендә 39 самбочы катнашты. Тренер Александр Скворцовта тәрбияләнгән спортчы өченче урынны алды һәм Россиянең иң көчле өч самбочысы арасына керде. Афәрин, Ольга, сине бөтен Аксубай, Татарстан һәм Идел буе округы халкы котлый һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр алып килүеңә ышана, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10