ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш агач утырту акциясенә кушылды

18 октябрь 2018, 07:21 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актаныш агач утырту акциясенә кушылды Аның максаты - тирә-юньне яшелләндерү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә.

 (Актаныш, 18 октябрь, "Татар-информ" "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).  Октябрь аенда республикабызда агач утырту айлыгы старт алды. Әлеге акциягә Актаныш районы да бик теләп кушылды. Аның максаты - тирә-юньне яшелләндерү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә, дип яза җирле басма.

Быелгы көзге чорда утыртылган 1500 төп агачка бүген район үзәгендә урнашкан оешма-предприятие хезмәткәрләре 1000 төп үсенте өстәде. Г.Афзал урамында шул рәвешле ике юллы каен полосасы барлыкка килде. Каен үсентеләре Каенлык авылыннан китерелгән булса, моңа кадәр утыртылган чыршыларны үзебезнең урманнардан кайтарганнар. Агач үсентеләре утыртыласы урынны “Лесхоз” җәмгыяте әзерләгән.

Бүген биредә “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны”, казначылык, почта, РУЭС, элемтә, социаль яклау, үзәкләштерелгән хисап бүлеге, Актаныш авыл Советы, агрегат заводы хезмәткәрләре эшләде. Технология техникумы студентлары исә дамба территориясен яшелләндерүгә үз өлешләрен кертте.

Билгеле, Актаныш киләчәктә дә территорияне яшелләндерүне дәвам итәчәк. Агач утыртасы өстәмә урыннар район җитәкчелеге белән берлектә тәгаенләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10