ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында мәдәният йорты 6 миллион сумга төзекләндерелгән

18 октябрь 2018, 07:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында мәдәният йорты 6 миллион сумга төзекләндерелгән Бу атнада Түбән Чегодай авылында капиталь ремонттан соң, ал тасмалар кисеп, авыл мәдәният йортын кабат ачтылар.

(Чирмешән, 18 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Бу атнада Түбән Чегодай авылына кунаклар күп килде, сәбәбе дә бар – капиталь ремонттан соң, ал тасмалар кисеп, авыл мәдәният йортын кабат ачтылар, дипи яза җирле басма.

Җиһазлар да яңартылган, сәхнәгә, тәрәзәләргә затлы пәрдәләр эленгән, хәтта яңа сәхнә костюмнары да алганнар. Якын көннәрдә бильярд өстәле дә кайтачак. Мәдәният йортында урнашкан китапханә дә өр-яңадан җиһазландырылган. Кыскасы, сигез ай эчендә бинаны чын мәдәният учагына әйләндергәннәр. Авыл эшмәкәрләре ярдәме белән янәшәдәге бакчада 40 төп алма агачы да утыртылган.

Капиталь ремонтка “Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау” республика программасы буенча алты миллион сумга якын акча бирелгән, бинаның тирә-юнен төзекләндерүгә, яңа мебель сатып алуга район бюджетыннан бер миллион сум чамасы бүленгән. Әлеге эшләрдә “Татнефтепром” һәм “Нурлатнефть” оешмалары да булышкан.

Казаннан килгән кунак - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин мәдәният йортының матди-техник базасын ныгыту өчен сертификат тапшырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10