ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов: Быел WorldSkills төбәк чемпионаты иң алга киткәне булачак

17 октябрь 2018, 20:39

14-16 ноябрьдә Татарстан Республикасы WorldSkills Russia төбәк чемпионаты узачак.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда иң масштаблы һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионаты уздырылачак. Бу турыда чараны оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Татарстан премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте. Бу турыда республика мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

14-16 ноябрьдә Татарстан Республикасы “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты узачак. Чемпионатта катнашучылар 83 компетенциясе буенча ярышачак.

“Төбәк чемпионаты кысаларында без, Казанда илкүләм чемпионатның ярымфиналында һәм финалында катнаша алсыннар өчен, сыйфатлы сайлап алу турлары уздырырга тиеш. Нәтиҗә һәр уку йортында эшләрне ничек оештыруга караудан торачак”, - диде Рафис Борһанов киңәшмәдә.

«Татар-информ» агентлыгы Россиянең Будапештта EuroSkills һөнәри осталык буенча чемпионатында беренче урын алуы турында хәбәр иткән иде. Россия командасы 29 катнашучы ил арасында иң күп алтын медаль алучы. Илкүләм җыелма команда составына өч алтын һәм бер көмеш медаль алган алты татарстанлы кергән.

  • 2019 елның 22-27 августында Казанда WorldSkills стандартлары кысаларында һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионаты узачак. Анда җитмештән артык илдән яшь профессионаллар җыелачак. Алар илледән артык компетенциядә ярышачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10