ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Кысла китереп кысса - "Актаныш" газетасы

17 октябрь 2018, 18:45

Актанышта законсыз кысла тотучыларга карата суд карары чыгарылды.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш" газетасы). Бүген Актаныш районы суды законсыз кысла тотучылар эшенә үз ноктасын куйды. Ачык судта, хөкем карарын көтүчеләр белән беррәттән, журналистлар да катнашты.

  • Моннан нәкъ бер ел элек, 2017 елның 17 октябрендә, Актаныш районында Татарстанда зур шаукым тудырган вакыйга булды - Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре законсыз юл белән кысла тоткан браконьерларны кулга алды.

Әлеге факт буенча, "Группа белән законсыз рәвештә судагы биоресурсларны тоту" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылды. Тикшерү фаразлары буенча, җинаятьчеләр, Агыйдел, Чулман, Идел елгаларында кысла тотканнар һәм алар белән Россиянең үзәк регионнарын, шул исәптән Мәскәүне тәэмин иткәннәр.

Республикада мондый масштабларда законсыз төстә биоресурслар тоту соңгы елларда теркәлмәү сәбәпле, Актаныш кыслачыларының эше зур яңгырау алды.

Бер ел вакыт эчендә оператив тикшерү эшләре Актаныш, Яр Чаллы, Тукай, Алексеевск районнарында да дәвам иткән. Моннан тыш, Тикшерү Комитеты вазифалардан явызларча файдалануны күздә тоткан вазифаи затка карата да җинаять эше кузгаткан. Әлеге фигурант Актаныш районы эчке эшләр идарәсе хезмәткәре булып чыкты.

Югарыда санап үтелгән оператив эшчәнлеккә нигезләнеп, 17 октябрь көнне Актаныш районы судында җинаятьче төркемгә карата карар чыгарылды. Суд карары нигезендә, бүген хөкем алдына баскан Е.Егоров, И.Хаҗиев 3 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителсә, М.Хаҗиев, И.Гыйбадуллин, М. Катамадзега карата билгеләнгән шартлы срок 2 ел да 6 айга тәңгәл.

И.Дәүләтовка карата хөкүм карарына килгәндә, ришвәт алуда гаепләнеп, ул ирегеннән 3 елга мәхрүм ителде, җәза срогын гомуми режимлы колониядә үтәчәк. И.Дәүләтов шулай ук дәүләт, хокук саклау органнарында җаваплы вазифа били алмаячак. Ә инде аңа карата ачылган вазифалардан явызларча файдалануны күздә тоткан җинаять эше буенча Ирек Дәүләтовны суд аклады.

Әлегә суд карары үз көченә кермәгән. Әгәр хөкем ителүчеләр суд карары белән риза булмаса, эшне 10 көн эчендә Актаныш суды аша аппеляция бирү тәртибендә, ТР Югары Судына юллый ала. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10